Муса Җәлилгә авыр һәм газаплы, кыска, әмма якты эз калдырган тормыш юлы үтәргә туры килә. Муса Җәлилнең биографиясе, иҗаты кебек үк, көрәш, омтылышлар һәм халкыбызның якты киләчәгенә ышаныч белән тулы. Шәһәребез халкын һәм кунакларын Әдәбият тарихы музеенда эшләүче «Муса Җәлил һәм җәлилчеләр» күргәзмәсен карарга килергә чакырабыз. Экспозиция танылган ватандашыбызның тормыш юлы һәм иҗаты битләре белән таныштыра. Анда тәкъдим ителгән биографик басмалар һәм монографияләр, Бөек Ватан сугышы вакытында шагыйрьнең фронтның алгы сызыгында һәм немец төрмәләрендә әсирлектә көрәш алып баруы турында документларның күчермәләре һәм фотолар аеруча зур кызыксыну уята. Күргәзмәдә Муса Җәлилнең татар, рус, испан һәм дөньяның башка телләрендә басылган әсәрләре, автобиография күчермәләре, шәхси кадрларны исәпкә алу кәгазе һ.б. тәкъдим ителә. Муса Җәлил, үткен каләмен кулына алып, фашистлыкка каршы көрәшкән. Нәкъ менә Җәлилнең Моабит исемле берлин төрмәсе диварлары артында вак итеп кулдан язылган кечкенә блокнотлары шагыйрьгә яхшы исемен кире кайтарырга һәм аны бөтен дөньяга танытырга ярдәм итә. Аның күп телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләре бөтен дөньяны айкап чыга. Җәлилгә татар шагыйрьләре арасында беренче булып «Моабит дәфтәре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе (1957 ел) бирелә. Ватанга тугрылыгы өчен шагыйрь, үлгәненнән соң, югары дәүләт бүләге Советлар Союзы герое исеменә лаек була (1956 ел). Күргәзмә 2022 елның 28 февраленә кадәр эшли. |